Йә, әйдә, хуш! Саубуллашыйк инде…

Йә, әйдә, хуш! Саубуллашыйк инде.
Гомер китабымның синле битен ябам.
Минем синсез калу… ярты бәла.
Синең үксез калу… Шунысы яман!..

Яман… Яналмассың. Беләм.
(Чи утыннан мич төбенә җылы төшми!)
Дөрләп яшәвемне үз итмәдең.
Тереклек ит инде. Өши-өши…

Ваз кичелгән кичерешләр калды.
Һәм… үкенеч калды.Никтер үтми…
Җәй ахырың. Өтеп алыр аҗаганнан
Өркүеңне ничек гаеп итим?!.

Белдең дә син. Белмәдең дә кебек
Бәгыремне минем ни телгәнен.
Күңелемнең тәрәзәсе нурсыз.
Шәмдәлләргә бүген ут элмәдем.

Ут элмәдем. Пошмавыңа дулап эчем поша.
Каударланам. Калмаганга чарам
Сиңа атап язган шигырьләрем
«Сиңа түгел!»- диеп утка ягам!..

Бер дөрләсен әле соңгы ялкын.
Соңгы тапкыр. Бәгыреңә үтеп!
«Сиңа түгел!» дигән соңгы шигырь.
Ипекәйдер менә. Йә, хуш иттек!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт